Питрәч районында Яңа ел каникуллары вакытында өч янгын булган
Җәмгыять

Питрәч районында Яңа ел каникуллары вакытында өч янгын булган

Барлык очракларда да мунча янган

Яңа ел каникуллары вакытында Питрәч районында өч янгын булган.

Гыйнварның беренче көнендә “Мешинские Усадьбы» коттедж бистәсендә мунча янган. Янгынның башлангыч сәбәбе – җайланманың тиешенчә эшләмәве яки төтен торбасының төзек булмавы. 7 гыйнварда Колай һәм Күн авылларында мичләрне кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында мунчаларда янгын чыккан. Колайда ут бинаны тулысынча юк иткән, башкаларында түшәмгә, стеналарга зыян килгән.

Мунчалар иминиятләштерелмәгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Ике очракта матди зыян 300 мең сум тәшкил иткән. 

Салкыннар аркасында янгын чыгу куркынычы арта. 

- Көчле салкыннар булу сәбәпле, җылыту приборларын һәм мичләрне кулланганда уяу булыгыз. Аларны күзәтүчесез калдырмагыз, - дип киңәш итә безнең район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы, майор Рәмис Габдрахманов.