Питрәч районында янгын куркынычы чоры дәвам итә
Җәмгыять

Питрәч районында янгын куркынычы чоры дәвам итә

Районда урыны-урыны белән яңгырлар яуса да, урманнарда җир коры һәм ул янып китәргә мөмкин.

Республикада урманнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Питрәч урман хуҗалыгының участок урманчысы Булат Галимуллин сүзләренә караганда, янгын куркынычын бетерү өчен берничә көн рәттән яңгыр яудырырга кирәк. Әмма әлегә яңгырлар юк. Сирәк кенә яуган явым-төшем туфракны тиешле дәрәҗәдә дымландыра алмый. Бу чорда урманчылар тиешле чикләүләр кертү турында кисәтү аншлаглары урнаштыралар, керү юлларын шлагбаумнар белән ябалар, халык белән мәгълүмати әңгәмәләр үткәрәләр. Көн саен бөтен Татарстан урманнарын тикшерәләр, янган ялкынны ачыклау һәм аны башка участокларга таралганчы туктату өчен самолетта очалар.

– Хәзер без минеральләштерелгән полосаларны яңарту белән шөгыльләнәбез. Хәтта планны 120 процентка арттырып үтәдек. Бездә янгыннар күбесенчә коры үлән янудан башлана, аннан соң ул урманга күчә. Янучан материаллардан чистартылган полоса урманга ут кертми. Уяу, барысына да әзер булып торырга тырышабыз. Чөнки районыбыз ылыслы урманнарга бай, ә аларда янгын чыгу куркынычы зур, – дип сөйләде Булат Галимуллин.

Питрәч урман хуҗалыгының янгын сүндерү станциясеннән Рәшит Галиев һәм янгын сүндерү машинасы йөртүчесе Илдар Нәҗипов та һәрвакыт әзер торалар. Алар тәүлек әйләнәсе Кызыл Яшьләр авылындагы бүлектә кизү торалар. Ут белән көрәшүчеләр көн саен 33 мең гектар урман массивын янгыннан саклый. Алар әйтүенчә, мондый һава торышында бер шырпы берничә мең гектар урман фаунасын юк итә ала.

– Быел инде биш тапкыр чыгып, үләннең төрле янгыннарын сүндердек, нигездә бу Мишә ярлары. Барлык участокларга да машина белән керә алмыйбыз. Шул вакытта 18 литрлы сиптергеч ярдәмгә килә. Утны кул белән сүндерәбез, – дип сөйләде Рәшит Галиев.

Барлык кешеләр дә тыюлар турында белми. Узган ялларда гына ике беркетмә төзелде – ял итүчеләр урманда учак якканнар.

– Без кешеләргә штраф салмаска тырышабыз. Әгәр алар безнең сүзләрне аңлап кабул итсәләр, профилактик әңгәмә белән генә чик ләнәбез. Ләкин явыз хокук бозучыларга беркетмәләр төзибез. Штрафлар зур – 15-20 мең сум, – дип билгеләп үтте Булат Галимуллин.

Шулай да кешеләр урманга аңлап карый башлады.

 – Кызыл Яшьләр авылында дачниклар бик күп яши, хәтта алар да урманга йөрми башлады. Кешеләр үзләре килеп, янгын куркынычы булган чорда урманнарда җиләк, гөмбә җыярга мөмкинме, дип сорыйлар, без, әлегә моны эшләргә кирәкми, дип аңлатабыз. Алар тыңлыйлар, – дип уртаклашты Питрәч урман х уҗа лыгының янгын сүндерү станциясе башлыгы Әхмәт Гыйззәтуллин.

7 июльдән республикада гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен чикләү кертелде. Чикләү 21 көн дәвам итәчәк.