Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында язгы кыр эшләренә техника әзерлиләр

20 марттан агросәнәгать хуҗалыкларында техник тикшерүләр башланачак.

Мастерскойларда язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның соңгы этабы бара.

- Тракторларны ремонтлау тәмамлана. Механизаторла техник тикшерү үткәрүгә әзерләнәләр. Техниканың төзеклегенә, тормоз системаларының, электр җиһазларының эшчәнлегенә, шәхси саклану, янгын сүндерү чараларының, теркәү документларының булуына һәм башкаларга игътибар итәчәкбез, - диде ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең безнең район буенча бүлеге башлыгы Валерий Максимов.

Аграрийлар кырга һәр елның апрелендә чыга, төгәл дата һава шартларына бәйле.


САННАРДА

Районның агросәнәгать комплексында 252 трактор һәм 47 прицеп теркәлгән, шул исәптән 26  «Нью-Холланд», «Бюллер» һәм башка маркалы тракторлар. Кече КФХларда 39 трактор бар. Алар барысы да техник тикшерү үтәргә тиеш.
Район буенча тракторларны ремонтлау 87 процентка, «Ак барс-Питрәч»тә – 96 процентка, «АгроЛак-К»да – 92 процентка, «Шәле-Агро»да – 88 процентка, «Макс-Ойл»да – 86 процентка, Муллагалиев А.Р. КФХда – 83 процентка төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса