Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында исерек анадан балаларын алганнар

Аларны вакытлыча хастаханәгә урнаштырганнар.

Имин булмаган гаиләләрнең берсендә булганда, тикшерүчеләр коточкыч күренешкә юлыга: исерек ана идәндә йоклап яткан, ә аның янында кечкенә балалары елап утыра.

– Әйе, анадан баланы тартып алырга ярамый, ә бу ана үз баласының гомерен куркыныч астына куйса, нишләргә? Хәзер ягу сезонына бәйле рәвештә янгыннар белән бәйле хәл кискенләште, шуңа күрә һәр кич безнең контрольдә булган гаиләләрнең хәлен белергә карар иттек. Безнең битараф булмавыбыз кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин, – дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.

Гаилә бер көн эчендә генә имин булмаган гаиләгә әверелми. Моның сәбәпләре дә төрле булырга мөмкин. Хәзерге вакытта районда 21 гаилә социаль яктан куркыныч хәлдә дип исәпләнә.

– Балигъ булмаган балаларның начар яшәү шартлары турында хәбәр итүче “Сигнал карта” бер сәгать эчендә карала һәм урынга район хакимияте вәкиле, полиция хезмәткәрләре, күзәтчелек эшчәнлеге, опека, социаль яклау бүлеге составында комиссия чыга, – дип сөйләде “Кайгырту” социаль үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Евгения Петрушина.

Балаларның тиешле яшәү шартлары булмау, атааналарның әхлаксыз яшәү рәвеше, өйдә ашарга ризык булмау котылгысыз чараларга китерә: балаларны гаиләдән алалар. Башта – ярты елга. Күпләргә бу тәэсир итми калмый, бу аларны үз тормышларына башкача карарга мәҗбүр итә.

Балаларны ваемсыз ата-аналардан аерып кына калмыйлар, ярты ел дәвамында барлык структуралар, балалар өйләренә кайтсын өчен, гаилә белән ныклап эшлиләр. Һәр конкрет очракта индивидуаль план төзелә. Яхшы мисаллар да бар: ата-аналар, балаларсыз калгач, үз-үзләрен тотышларын, яшәү рәвешләрен үзгәртәләр. Кызганыч, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү очраклары да бар.

– Узган ел үз вазифаларын үтәмәгән өчен безнең районнан 16 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде, – дип билгеләп үтте районның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Наталья Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса