Питрәч районында Казан-Шәмәрдән трассасын реконструкцияләү өчен биш участок алыначак
Җәмгыять

Питрәч районында Казан-Шәмәрдән трассасын реконструкцияләү өчен биш участок алыначак

Документны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады

Питрәч районында Казан-Шәмәрдән трассасын реконструкцияләү өчен биш җир кишәрлеге алыначак.

Аларның гомуми мәйданы 20,8 мең квадрат метр тәшкил итә. Алар барысы да төрле юридик затлар милкендә һәм арендада.