Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында комбайннарны техник тикшерүләр үткәрелә

Алар 15 июльдә тәмамланачак.

Җәй коры килде, бигрәк тә игенчеләр аннан зыян күрә. Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә туфрак корылыгы теркәлгән. Бу атнаның югары температурасы көзге культураларның өлгерүен тизләтәчәк, шушы көннәрдә кайбер хуҗалыклар урыпҗыюга керешәчәк. Мәсәлән, узган ел Шәле авыл хуҗалыгында яхшы уңыш үстерелгән, бер гектардан уртача 40 центнер ашлык һәм 50 центнердан артык сабан культуралары, бодай һәм арпа җыеп алынган.

– Ел икенчесенә охшап килми, яңгырлар булмау борчылырга мәҗбүр итә, – диде «Шәле-Агро» ҖЧҖнең баш агрономы Илгиз Лотфуллин. – Мәсәлән, майда 15 миллиметр яңгыр яуды, июньдә – нибары 5 миллиметр. Бер ай эчендә ким дигәндә 50- 60 миллиметр булырга тиеш. Бөтен өмет уҗым культураларында, алар 1615 гектар мәйданны биләп тора, шуларның 900 гектарында арыш, калганнарында бодай үсә. Гектардан уртача уңыш чыгышын 25-30 центнер булыр дип көтәбез. Шулай ук сабан культуралары чәчтек: арпа 1009 гектарны, бодай 1381 гектарны били. Монда кырлар начар түгел, ләкин аларга корылык тәэсир итә. Уртача 20 центнер уңыш алырга өметләнәбез. Урыпҗыю башланганчы бөтен техника – комбайннар, ашлык ташу машиналары, ындыр табагы, складлар – әзер, эшче куллар белән проблемалар булмаячак, – дип сөйләде баш агроном.

Хәл ничек кенә булмасын, басулардан булган барлык уңышны максималь рәвештә җыеп алырга кирәк булачак. Моның өчен хуҗалыкларның җаваплы чорда сынатмаслык комбайннары булырга тиеш. Аларны ремонтладылар, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге техник тикшерүләр үткәрә.

– Төп критерий – техниканы кеше сәламәтлегенә, тормышына һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә куркынычсыз эксплуатацияләү, – дип билгеләп үтә Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Валерий Максимов. – Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим, шуңа күрә һәр техникада ким дигәндә ике янгын сүндерүче, кошма, сулы канистрлар, чиләкләр, көрәкләр булырга тиеш. Шулай ук янгын сүндерү машиналары кизү торуын оештыру да кирәк, – дип ассызыклады ул.

Комбайннар уңыш өчен көрәшергә әзер, соңгы эшләр генә калып бара. 10 июльдә Шәледә һәм Колайда техник тикшерүләр узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса