Питрәч районында Мишә елгасыннан ике кеше мәете белән автомобиль тартып чыгардылар
Җәмгыять

Питрәч районында Мишә елгасыннан ике кеше мәете белән автомобиль тартып чыгардылар

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Питрәч районында коткаручылар Миша елгасыннан яр буена автомобиль тартып чыгарды. 

Чит ил машинасында 34 яшьлек ир-ат һәм 37 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган. Белгечләр аларның үлем шартларын тикшерә.