Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтәчәкләр

Бу хакта Питрәч районы мәгариф бүлеге начальнигы Марина Харитонова хәбәр итте.

Питрәч районында мобилизацияләнүчеләрнең балаларына ярдәм күрсәтеләчәк. 

5-11 сыйныф укучылары өчен бушлай туклануны оештыру турында карар үз көченә керде. Ата-аналар балалар бакчасы өчен түләмәячәк, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ташламалы чират бирелә. Гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары турында карар үз көченә керә. Мобилизацияләнүчеләрнең балалары район мәдәният йорты, кинотеатр, спорт объектлары – «Мишә» спорт залы, «Сула» йөзү бассейны, боз сарае һәм спорт мәктәбенә бушлай йөри алачаклар. Шулай ук мәктәпләрдә һәм мәдәният йортында түләүле белем бирү хезмәтләренә бушлай йөреп булачак. Моның өчен район мәгариф бүлегендә «Мөмкинлекләр картасын» алырга кирәк булачак. Паспорт, бала туу турында таныклык һәм хәрби комиссариаттан белешмә булу зарур, - дип аңлатты Марина Алексеевна.

750 нче номерлы карар белән тулысынча Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса