Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында мошенниклар фатирлар һәм йортлар арендалап акча эшли башлаган

Әлмәт районында яшәүче Питрәчтә вакытлыча яшәү өчен йорт алырга теләгән. Шулай ук Тәтештә арендага йорт алырга теләгән районыбызда яшәүче хатын-кыз да зыян күргән.

Әлмәт районында яшәүче Питрәчтә вакытлыча яшәү өчен йорт алырга теләгән. Интернетта белдерү тапкан, кирәкле сумманы түләгән, әмма күрсәтелгән адрес буенча килгәч, торакның тапшырылмавын белгән. Ул йортның адресын очраклы сайлаган явыз ниятле кешеләргә юлыккан.

Шулай ук Тәтештә арендага йорт алырга теләгән районыбызда яшәүче хатын-кыз да зыян күргән. Мошенниклар аңа сайлап алу өчен төрле адреслар тәкъдим иткән, ләкин ул карар кабул итеп, акчаны күчергәч, шунда ук юкка чыкканнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Азат Хәбибрахманов сүзләренчә, алдакчыларны аралашу вакытында ук ачыкларга мөмкин.

– Күбесенчә алар мессенджерлар аша язышалар, телефон аша аралашмыйлар. Бу кешедә шик тудырырга тиеш. Әгәр дә сөйләшү телефон аша бара икән, аны диктофонга яздырыгыз, аннан соң аны тавыштан танып була. Бу тикшерүне җиңеләйтәчәк, – дип уртаклашты Азат Марсович.

Мошенниклыкка шикләнсәгез, Россия Эчке эшләр министрлыгының 88002227447 яки 02/102 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса