Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында суны законсыз куллануны ачыклау буенча рейдлар үткәрелә

Моның өчен штрафлар каралган

Җәй саен су белән тәэмин итү проблемасы кискенләшә. Халык су басымына, краннарга су килмәүдән зарлана. Моның сәбәпләре – комплекслы, әмма болай да авыр хәлне катлауландыра торган төп бәла – суүткәргеч челтәрләренә законсыз тоташулар.

Яшелчә бакчалары, газоннар, чәчәк түтәлләре – барысы да су сорый. Су кулланучылар үзләренең яшел үсентеләрен саклап калырга тырышып, су сибү җайланмаларын кабызалар, ә бу исә башка күләмгә исәпләнгән системага гаять зур өстәмә йөкләнеш тудыра.

Өстәвенә, районда суүткәргеч челтәрләренең бер өлешенең инде күптән куллану срогы чыккан. Коррозия, металлның тузуы, даими басым – болар барысы да еш аварияләргә, торбалар тишелүгә китерә. Мондый һәр авария – урамнарда су агуга гына түгел, ремонт вакытында дистәләгән йорт өчен суны сүндерү, шулай ук күпләп су югалтуга китерә. Коммуналь хезмәтләр даими рәвештә аврал режимында эшли, бер-бер артлы тишелгән торбаларны ямый.

Әмма тагын бер зур проблема бар – суүткәргеч челтәрләренә законсыз тоташулар. Бу судан законлы кулланучы гражданнарга зур зыян китерә торган чын бәла. Һәр законсыз тоташу – ул су алуның өстәмә ноктасы. Мондый нокталарның артуы, бигрәк тә суны күпләп кулланган вакытларда, законлы абонентларны судан мәхрүм итә.

Район бик күп су югалта, аны кемдер куллана, ләкин аның өчен түләми. Бу югалтулар водоканалга авыр йөк булып ята, ә ахыр чиктә – барлык кулланучылар җилкәсенә төшә – тарифлар артуга китерә.

Җәй халык өчен "су кризисы" синонимы булырга тиеш түгел. Тузган челтәрләр проблемасын хәл итү вакыт һәм зур акчалар таләп итә. Әмма законсыз тоташуларга каршы көрәш – тиз арада тәртип урнаштыруны таләп итә. Бары тик хакимиятнең, коммуналь хезмәткәрләрнең һәм аңлы гражданнарның уртак тырышлыгы белән генә эссе көннәрдә тотрыклы су белән тәэмин итәргә һәм безнең уртак ресурсның читкә агуын туктатырга мөмкин. Шуңа күрә районда су белән тәэмин итү системасына законсыз тоташуларны ачыклау буенча рейдлар узачак. Әгәр сез мондый очраклар турында беләсез икән – тиешле органнарга хәбәр итегез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса