Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында тиздән зур җимеш бакчасы барлыкка киләчәк

Бу эш башланды инде.

Фермерлар, ирле-хатынлы Хәбибуллиннар Колай авылы янында беренче биш гектар алмагач бакчасына нигез салдылар. Киләчәктә карлыган, чия, черешня һәм абрикос утыртырга планлаштыралар.

Техника ярдәмгә килә: алмагачларны утыртуга трактор җәлеп ителгән. Муса Хәбибуллин сүзләренә караганда, техника аларга араларын эшкәрткәндә дә ярдәм итәчәк. Бакчага нигез салганда бик күп техник чаралар таләп ителүен билгеләп үтте. Берничә көн эчендә биш гектар җирдә 6300 Мичурин сортлы алмагач утырттылар.

Без үсентеләрне пластик сетка белән төреп куячакбыз, бу аларны куяннардан, тычканнардан сакларга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде фермер.

Аның тормыш иптәше Ләйсән Хәбибуллина бу бакчада  кышкы сортлы  алмагачлар булачагын ассызыклады. Киләчәктә фермерлар аларга прививка эшләячәк, алардан районлаштырылган, сертификатлы җимеш агачлары барлыкка киләчәк.
Алма бакчасында  көрәк белән казып утыртылган берничә агач та пәйда булды. Аларны утыртуда фермерлар гаиләсе, шулай ук район башлыгы Илһам Кашапов катнашты. Үз вакытында ул булачак эшмәкәрләргә актив ярдәм күрсәтте - 2020 елда алар йөз гектардан артык мәйданлы җир участогын арендага ала алдылар.
Фермерлар шулай ук ел саен күпьеллык үсентеләр мәйданын арттырырга уйлыйлар. Биредә карлыган, чия, черешня, абрикос куаклары утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса