Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районыннан Алия Хадыева: «Көн саен 40 сыер савам»

Өендә аны үз хуҗалыгындагы эшләр көтә.

Абдуллин Х.С. КФХ оешканнан бирле монда сыер савучы булып Алия Хадыева эшли. Дөрес, берара эшен алмаштырып караган, хәзер яңадан яраткан сыерлары арасына кайткан.

– Әнием Гөлсинә Кәбир кызы да сыер савучы иде, мин аның янына эшкә бара идем, ул мине сыер саварга өйрәтте, – дип искә ала Алия. – Мин хайваннар арасында булырга яратам. Савым сыерларыннан башка төрле зурлыктагы бозаулар да бар. Иртәнге сәгать дүрттә эшкә киләм, асларын җыештыра, ашата һәм сава башлыйм. Сыерларны сауган арада бозауларны ашатам. Барлык эшләргә 2,5-3 сәгать вакыт китә. Кичке савымга 16 сәгатьтә киләм. Эшеңне яратсаң, эш уңа. Иң мөһиме, ялкауланмаска һәм эшне бөтен күңелеңне биреп башкарырга кирәк, – дип саный Алия Хадыева.

Өендә аны үз хуҗалыгындагы эшләр көтә. Ике үгезләре бар, шулай ук ул инкубаторда чебиләр һәм үрдәкләр чыгара. Чираттагы чебиләр март уртасында чыгарга тиеш. Сезон дәвамында 300ләп чеби чыгара.

Ире Азат белән Алия өч бала тәрбиялиләр. Олы уллары Айрат инде өйләнгән, күптән түгел улы туган, аңа Ислам дип исем кушканнар. Икенче уллары Айдар тугызынчы сыйныфта укый, кызлары Азалиягә 10 яшь. Азат Фирдәвес улы узган елның октябреннән махсус хәрби операция зонасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса