Чарада Гөлнара Закирова, Мөслимә Галиәсфәрова һәм Рузилә Сәйфетдинова катнашты.

Казанда «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы мәйданчыгында СВОда һәлак булган геройларның әниләре өчен кулинар мастер-класс узды.
«Кыстыбый» ресторан челтәренә нигез салучы Азат Нәҗметдинов белән бергә катнашучылар «Ичмасам» татар круассаны – катламлы камыр әзерләделәр.
Эш барышында һәм чәй эчкәндә әниләр иң борчыган мәсьәләләр турында фикер алыша, кичерешләре белән уртаклаша алдылар. Мондый очрашулар игътибарны читкә юнәлтергә, ярдәмне тоярга һәм эмоциональ бушанырга ярдәм итә.
Чарада Гөлнара Закирова, Мөслимә Галиәсфәрова һәм Рузилә Сәйфетдинова катнашты. Аларны «Ватанны саклаучылар» фондының Питрәч районындагы филиалы координаторы Физәлия Никитина озата йөрде.