Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч урман фондында быел җәй янгыннар теркәлмәгән

Әмма халыктан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорыйлар, бигрәк тә эссе һава торышы вакытында

Татарстанда урманнарга баруга һәм аларга транспорт чаралары белән керүгә чикләү кертелде. Бу янгынга китерергә мөмкинлек тудырган һава торышы белән бәйле. Чикләү дүшәмбегә, 21 августка кадәр гамәлдә. Әгәр дә эссе һава торышы сакланса, чикләүне озайтырга мөмкиннәр.

Синоптиклар фаразлавынча, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һава температурасы 24-33 градуска кадәр җылыначак, ә киләсе атнадан яңгырлар көтелә.

«Быел җәй безнең районда урман фондында янгыннар булмады, урманга якын территорияләрдә исә сигез очрак теркәлде: авыл хуҗалыгы җирләрендә үлән янды», – дип билгеләп үтә Питрәч участок урманчылыгы урманчысы Булат Галимуллин.

Хөрмәтле питрәчлеләр! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез. Электр һәм газ җиһазларының төзеклеген күзәтегез, махсус билгеләнгән урыннарда гына тәмәке тартыгыз, балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез һәм аларны өйдә ялгыз калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса