Питрәчле Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дипломы белән бүләкләнде
Җәмгыять

Питрәчле Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дипломы белән бүләкләнде

Бүләкне район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы дипломы белән Идел буе федераль округының «Иң яхшы ирекле янгын сүндерүче» Александр Кочетов бүләкләнде.

Шулай ук Александр Александрович «Россия Федерациясенең иң яхшы ирекле янгын сүндерүчесе» конкурсында 3 урын өчен диплом һәм 2022 елда Идел буе федераль округында «иң яхшы ирекле янгын сүндерүче» исеменә смотр-конкурста 1 урын өчен грамота белән бүләкләнгән.