Питрәчлеләр 100 мең чыршы, нарат һәм карагай үсентеләре утыртачак
Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Питрәч районы халкы 7 октябрьдә экоакция барышында 100 меңгә якын чыршы, нарат, карагай, тирәк, һәм миләш үсентеләре утыртачак.
«Бу биологик төрлелекне һәм экологик тигезлекне саклауда мөһим роль уйнаучы урманнарыбызны саклап калу һәм арттыру максаты белән үткәрелә торган еллык акция», – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан үрчетү һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев.
Агач утырту акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм район хакимияте ярдәме белән үткәрелә. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Балалар өчен бу көнне күңел ачу программасы оештырылачак, мастер-класслар һәм призлар уйнатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа