Питрәчлеләр бизнес һәм яңа һөнәр белән кызыксыналар
Җәмгыять

Питрәчлеләр бизнес һәм яңа һөнәр белән кызыксыналар

Социаль яклау бүлегендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов гражданнар сорауларына җавап бирде.

«Царево» торак комплексыннан Гүзәл Садекова үзенең шәхси балалар бакчасын ачарга ниятли, шуңа күрә алдан ук эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында белешеп куярга теләгән.

– Безнең Царевода өч балалар бакчасы бар, әмма бу гына җитми – чират зур. Шуңа күрә мин шәхси өй тибындагы бакчамны ачарга булдым. Халык арасында сораштыру үткәрдем, яшь гаиләләр үз балаларын минем булачак бакчама урнаштырырга теләк белдерделәр. Инде 50 потенциаль клиент бар, – дип уртаклашты үз планнары белән Гүзәл.

Министр урынбасары булачак бизнес-ледины хуплады. Ул аңа үз проектының нечкәлекләре буенча район башлыгы белән тагын бер кат фикер алышырга тәкъдим итте.

Гүзәл Садекова шулай ук шәхси эшмәкәрлекне ябучыларга эшсезлек буенча пособиеләр түләү буенча закондагы үзгәрешләр турында да белергә теләгән.

– Әгәр шәхси эшмәкәр булудан туктасаң, эшсезлек буенча пособиеләр минималь булачак. Без бит болай да салымнар түлибез. Минемчә, бу үз эшен ачкан кешеләргә карата дөрес түгел, – диде ул.

Рөстәм Вәлиуллов әйтүенчә, әлегә бу юнәлештә үзгәрешләр каралмаган.

Регина Сафиуллина да кабул итүгә Цареводан килгән. Ул социаль яклау аша өстәмә һөнәр алырга тели. Маркетплейслар менеджеры һәм график дизайнер һөнәрләренең берсен сайларга булган. Казаннан килгән кунак аңа график дизайнерга укырга тәкъдим итте, чөнки хәзер бу юнәлештә көндәшлек әле аз.

– Ул миңа социаль яклау аша яисә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең «Демография» илкүләм проекты буенча белем алырга тәкъдим итте. Укуны тәмамлагач, мин эшкә урнашырга, шәхси предприятие ачарга яки үзмәшгуль булырга тиешмен, – дип сөйләде ул.