Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр Ленин бабайны яхшы беләләрме?

22 апрельдә революционер, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ульянов Ленинның 153 нче туган көне билгеләп үтелә, аның биографиясе безнең район белән тыгыз бәйләнгән.

Ленино-Кокушкино авылында аның бабасы доктор Александр Бланкның утары булган, ул хәзер музей-тыюлык статусына ия. Кечкенә Володя һәр җәй бабасында кунакта була. Редакция социаль челтәрендә викторина оештырды, анда меңгә якын кеше катнашты. Алар өчен “Ни өчен Ленино-Кокушкино авылы шулай атала?” дигән сорау иң җиңеле булды. Респондентларның 80 проценты дөрес җавап бирә: авылда Ленинның беренче сәяси сөргене узган. Шулай ук Ленинның әти-әнисе Черемышево чиркәвендә никахлашкан, аның әнисе Мария Александровна икәнен дә питрәчлеләр хәтерли икән. Кокушкино авылы исеменә рәсми рәвештә 1964 елда «Ленино» сүзе өстәлә, бу хакта сораштыруда катнашучыларның 30 проценты гына белә. Узган елның апреленнән музей ТР Милли музееның унөченче филиалы булды. 2019 елдан ул реконструкциядә.

– Административ бинада капиталь ремонт, инженерлык челтәрләре, видеокүзәтү, бизәү эшләре башкарылды, түбә ремонтланды. Янәшәдәге территорияне төзекләндердек (асфальт, брусчатка җәелде), тышкы видеокүзәтү урнаштырылды. Ат абзарына ремонт ясадык, бураны торгыздык, түбәне яңарттык, мәгълүмати инженерлык челтәрләре үткәрдек. Бланк йортының түбәсен ремонтладык, тәрәзәләрен, электр үткәргечләрен алыштырдык һәм мәгълүмати инженерлык челтәрләре үткәрдек. Бланк йортында бизәү эшләре, ишекләрне алыштыру һәм флигельне реставрациялисе кала, – дип сөйләде "Главинвестстрой ТР" ДКУ заказчысы вәкиле Артур Галиев.

Музей әлегә ябык булса да, аның территориясе, матур табигате туристларны җәлеп итә.

– Якын арада без үз ишекләребезне ачачакбыз, кунакларны яңа экспозицияләр һәм объектлар белән сөендерәчәкбез, – дип билгеләп үтте музей-тыюлыкның фәнни хезмәткәре Диләрә Хәбибрахманова.


1987 елда Ленинның йөз еллыгына Үшнә елгасының икенче ярында “100” цифры формасында урман утыртылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X