Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр Милли музейга һәм аның филиалларына керү алачак

Бу хакта Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә

5 апрельдә Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. Бу учреждениенең туган көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Кунакларны Г.Тукай әдәби музеенда, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, В.И.Ленинның йорт-музеенда, М.Җәлилнең музей-фатирында, Е.А.Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Ш.Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда, К.Насыйри музеенда һ.б. кабул итәчәкләр.

ТР Милли музееның матбугат хезмәте искә төшергәнчә, учреждениегә һәм аның филиалларына айның һәр беренче сишәмбесендә бушлай керергә мөмкин. Әмма бәйрәм датасы белән бәйле рәвештә традицион акция 4  апрельдән 5 апрельгә күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса