Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр мошенникларга миллионнар күчерә

Питрәчлеләрнең алдану очраклары белән бүлешәбез

Әгәр элек аларның корбаннары өлкән яшьтәгеләр булса, хәзер яшьләр дә караклар кармагына эләгә.

- Мәсәлән, октябрь аенда Питрәч авылында яшәүче бер хатын-кыз мошенникларга ике миллион сумнан артык акча күчергән. 11е көнне 1963 елда туган хатын-кызга Диана исемле кыз шалтыратып, брокерлык офисына акча салып керем алырга тәкъдим итә. Ул биржада ничек акча эшләргә кирәклеге турында сөйли, хатын-кыз бернәрсә дә аңламый, ләкин барысын да кызның кушуы буенча эшли. Кыз инструкциясе буенча, сатуларны башлау өчен ул 9400 сум акча күчергән. Икенче көнне зыян күрүчегә Фролов фамилияле егет шалтыраткан. Аның сүзләренчә, ул Мәскәү дәүләт университетында укыган, банкта эшләгән. Хәзер инвестор, аның карамагында күп кеше эшли имеш. Ул хатын-кызга биржада «портфель» формалаштыру өчен күбрәк акча салырга ышандыра. 13 октябрьдә ул 530 мең сумлык кредит рәсмиләштерә һәм әлеге акчаларны «инвестор»га күчерә. Ул, үз чиратында, аларны долларга әйләндерергә һәм корбаннарның шәхси счетына күчерергә тиеш була. Ир-ат тагын 1 миллион 300 мең сум акча кертүен сорый, кредит алырга тәкъдим итә. Берничә тапкыр ул кредитлар ала һәм акча күчерә. Шуннан соң бу кеше юкка чыга, телефоннан шалтыратуларга җавап бирми башлый. Соңыннан гына хатын-кыз үзен алдауларын аңлаган. 3 ноябрьдә безгә гариза язарга килде.

22 ноябрьдә Көектә яшәүче 1989 елгы хатын-кыз мошенникларга 543 мең сум акча бирә. Таныш булмаган ир-ат үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерергә ниятләүләре турында әйтә. Мошенниклар акчаны ала алмасын өчен, аңа башта телефонына махсус кушымта кертергә, ә аннары кредитны рәсмиләштереп бетерергә киңәш иткәннәр. Алар моны кредитны юкка чыгару өчен яңадан кредит алырга һәм шунда ук ябарга кирәк, дип аңлатканнар. Ул инструкция буенча барысын да эшли – кредит ала. Ләкин шуннан соң аның акчалары каядыр күчерелә башлый. Чынлыкта, алдан урнаштырылган кушымта мошенникларга аның телефонына читтән торып керү мөмкинлеген биргән. Шулай ук ир-ат башка банкта да аның исеменә кредитка рәсмиләштерелгән заявка бар, дип хәбәр итә. Заявканы гамәлдән чыгару өчен, янәсе, аңа бу кредитны рәсмиләштерергә, банкоматтан акча алырга һәм куркынычсыз счетка күчерергә кирәклеген әйтә. Бернәрсәдән дә шикләнмичә, ул бөтен акчаларын мошеникка күчерә. Шуннан соң хатын-кыз банкка мөрәҗәгать итә, аңа полициягә гариза язарга тәкъдим итәләр. Шул вакытта гына ул зур күләмдәге бурычка батканын аңлый.

Сорашканда зыян күрүчеләр, барысы да томандагы кебек иде, диләр. Бу очраклар буенча эшләр хәзерге вакытта тикшерү бүлегендә. Бүлектә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне ачу һәм тикшерү белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган оператив тикшерү төркеме булдырылган.

Танышу сайтлары аша иратлардан акча таләп иткән чегән кызын тоткарлаганнар. Ул ир-атлар белән ватсаптан аралашкан, мәхәббәт аңлашкан, кунакка килергә вәгъдәләр биргән. Берни дә уйламаган иратлар аңа юл чыгымнарына дип акча күчергән. Шәле авылында яшәүче дә шул хатын-кызга 40 мең сум акча күчергән. Күрәсең, ул әле яңа гына бу эш белән шөгыльләнә башлаган мошенник булган, бернинди конспирация чараларын да кулланмаган. Зыян күрүчеләр бөтен Россия буенча булып чыкты. Аны Биектау районында хөкем итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса