Питрәчлеләргә санаторийга ташламалы юлламаны ничек алырга
Җәмгыять

Питрәчлеләргә санаторийга ташламалы юлламаны ничек алырга

Бу хакта Питрәч авылыннан 65 яшьлек бер әбүнәчебез кызыксынды. Аңа районның социаль яклау бүлеге башлыгы Дарья Юматова аңлатма бирде.

- Пенсионер санаторий-курорт дәвалануына юллама ала ала. Моның өчен ул чиратка куюларын сорап социаль яклау бүлегенең 6 нчы кабинетына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Безнең адрес: Питрәч авылы, Советская урамы, 20 нче йорт. Үзегез белән 70/у формасындагы белешмә булырга тиеш, аны яшәү урыны буенча поликлиникада терапевт бирә. Шулай ук кешедә инвалидлык булырга тиеш түгел, – дип аңлатты Дарья Павловна.