Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне дин нигезләре белән таныштыралар

Өч көн рәттән мөселманнар төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Алар мәчеткә йөриләр, корбан чалалар, ярлыларга һәм мохтаҗ кешеләргә хәер тараталар. Бу эшкә балаларны да җәлеп итәләр.

Яңа төзелгән Яңа Шигали авылы мәчетендә Корбан бәйрәме үтте. Малайлар һәм кызлар шәригать кануннары буенча аерым мәйданчыкларда ял иттеләр.

Малайлар өчен чын квест оештырылды, анда балалар турникта күтәрелделәр, таяк тартыштылар, җәядән аттылар, пычаклар ыргыттылар. Кызлар өчен дә күңел ачу зонасы бар иде.

Көндез барлык балалар әтиәниләре белән бергә бәйрәм намазы укыдылар. Соңыннан алар тәмле пылау һәм туңдырма белән сыйландылар.

Мәчет 2022 елның апрелендә эшли башлады. Һәр атна җомга намазына 150-200ләп кеше җыела. Мәчет янында 40ка якын яшь мөселман дин нигезләрен өйрәнә. Мәчетнең үзендә корбан чалу өчен урын юк. Халыктан хайваннарны чалу өчен гаризалар да кабул итәләр, ләкин моны башка урында эшлиләр. Мәчет янында мохтаҗлар өчен ит җыялар.

– Быел без 23,5 кублы зур суыткыч куйдык. Теләге булган һәркем бирегә ит китерә ала. Ел дәвамында аның белән без Питрәчтә урнашкан районның Җәмигъ мәчете янындагы «Кеше приютында» мохтаҗларны тукландырачакбыз. Бу мөһим социаль проект. Без көн саен якынча 60- 70 порция таратабыз, – дип уртаклашты мәчетнең имам-хатыйбы Данис хәзрәт Баһаветдинов.

Ул һәркемне игелекле эштә катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса