Питрәчлеләрнең «коммуналка» буенча 14 миллион сумлык бурычы бар
Бу су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызуга кагыла
Питрәч районында су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны чыгару буенча зур бурычлар барлыкка килде. Шул ук вакытта түләмәүчеләрнең суларын өзәргә беркемнең дә хокукы юк, шуңа күрә ай саен бурыч арта гына бара. Иң зур бурыч ике йөз мең сумга җиткән. Кеше барысын да акча юклыкка сылтый. Питрәч коммуналь челтәрләрендә башта абонентларга шалтыратулары, бурыч турында искә төшерүләре, әгәр реакция булмаса, язмача таләп җибәрүләре турында сөйләделәр. Әгәр бу стадиядә дә хәлне санга сукмыйлар икән, аны суд аша хәл итә башлыйлар. Шул чакта суд приставлары эшкә керешә, бу күп кенә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу этапта кешегә хәтта чит илгә чыгуны чикләргә мөмкиннәр.
– Әгәр бурычны биш көн дәвамында үз теләге белән түләмәсәләр, шул ук вакытта беркайда да эшләмәсәләр, акча счетларында акча юк икән, бурычлының милкен тикшерү максатыннан адреслар буенча йөри башлыйбыз, милеккә арест салабыз. Әгәр ун көн дәвамында бурыч түләнмәсә, милек инде аукционга китә, – дип билгеләп үтә суд приставы-башкаручы Юрий Семахин.
Питрәчтә суд приставлары хезмәте вәкилләре һәм Питрәч коммуналь челтәрләре хезмәткәрләре рейд оештырды. Алар түләмәүчеләрнең өйләренә барганнар һәм ни өчен элемтәгә кермәүләренең сәбәбен ачыклаганнар, проблеманы аңлаганнар белән бергәләп чишелеш юлларын эзләгәннәр. Беркемнең дә фатир ишекләрен ачмавына гаҗәпләнерлек тә түгел, мондый кунакларга берәү дә шат түгел. Ә менә шәхси секторда яшәүчеләрне урамда очрата алганнар. Алар бурычларын түләргә вәгъдә иткән, кемдер яңа гына эшкә урнашкан, беренче хезмәт хакы алуга түли башлаячакбыз, дигәннәр.
– Без кешеләрнең хәлен аңларга тырышабыз. Әгәр сумма зур булса, без бурычларын әкренләп түләсеннәр өчен реструктуризацияли алабыз, – дип билгеләп үтә «ПКС» МУП сату бүлеге белгече Екатерина Фәйзиева.
Рейдны атна саен оештырырга планлаштыралар, бу һәрбер очракта килеп туган хәлне мөмкин кадәр тыныч юл белән хәл итәргә ярдәм итәр, дип өметләнәләр.
Имеш-мимешләргә ышанмагыз
Интернетта фатир хуҗасының бурычы зур булса, аны йортның башка кешеләренә бүләләр икән дигән мәгълүмат йөри. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Сабитов билгеләп үткәнчә, мондый хәл була алмый.
– Бу законсыз. Һәр кешенең үз шәхси счеты бар, – дип ассызыклады ул.
Әгәр хуҗа газ өчен өч ай буе түләми икән, аны өзәргә мөмкиннәр. Әмма җылыту сезоны вакытында, май башына кадәр, моны эшләп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа