Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрнең су өчен 21 миллион сум бурычы бар

Халыкның бурычлары ай саен 500-600 мең сумга арта.

“Питрәч коммуналь челтәрләре” МУП оешканнан бирле өч ел эчендә район буенча халыкның оешма алдында зур бурычлары барлыкка килгән. Күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләр җыю 85-90 процент тәшкил итә.

Кайбер кешеләр суны даими куллансалар да, коммуналь хезмәтләр өчен түләмиләр. Халыкның бурычлары ай саен 500-600 мең сумга арта. 2023 елның октябрь ахырына канализация һәм су белән тәэмин иткән өчен гомуми бурыч 21 миллион сум тәшкил итә. Кайбер милекчеләрнең бурычы бинада вакытлыча булмау һәм түләү документларын алмау сәбәпле җыела. Кайберләре командировкада булган яки медицина учреждениесендә дәваланган. Счетларны системалы рәвештә түләмәүче, зур күләмдә бурычлар туплаучы кешеләр дә бар. Кайберәүләр идарәче оешманың үз бурычларын тиешенчә үтәмәвеннән зарлана. Кайберәүләр табигый ресурслардан һәркем тигез хокукта файдалана ала дип исәпли.

- Әгәр питрәчлеләр ике айдан артык түләмәсә, бурыч барлыкка килә һәм пенялар исәпләнә башлый, - ди оешманың баш бухгалтеры Ольга Хафизова.

Хезмәткәрләр көн саен бурычлары булган кешеләргә шалтыраталар, әмма еш кына бу уңышсыз. Аларның һәрберсе белән аерым эшләргә туры килә. Шулай ук Ольга Хафизова билгеләп үткәнчә, түләнмәгән бурычның булуы суд органнарына түләтү өчен мөрәҗәгать итүгә нигез булып тора.

Бурычлылар белән эш шул исәптән суд приставлары ярдәмендә дә алып барыла. Ә күрсәткән хезмәт өчен түләү булмау эшнең сыйфатына тәэсир итә, дип ассызыклады сөйләшүдә коммуналь хезмәт вәкиле. Шуңа күрә ул питрәчлеләргә күрсәткечләрне вакытында тапшыруны һәм ай саен түләүне сорап мөрәҗәгать итә.


Цифрлар

1 гыйнвардан 30 сентябрьгә кадәр аралыкта гына да ресурслар белән тәэмин итүче оешма 5 миллион 400 мең сумлык судка кадәрге таләпләр куйган, шушы суммадан нибары 711 мең сум гына түләнгән.

Судка кадәрге таләпне игътибарга алмаган, бурычларын түләмәгән кешеләргә карата судка гариза җибәреләчәк. Бу очракта җавап бирүче кешегә бурычлардан тыш әле барлык суд чыгымнарын да түләргә кирәк булачак. Әгәр суд карарын үтәтү кәгазе ахыр чиктә суд приставларына ук барып җитсә, түләмәүчеләрнең бурычларын алар түләттерәчәк.

Монда эш банк счетларына арест салу, чит илгә чыгу хокукын чикләү, түләмәгән кешенең милкенә арест салу, милкен тартып алып, аны сатуга кадәр барып җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса