Халыкка милек салымнарын исәпләү һәм түләү турында мәгълүмат бирәчәкләр
Милек салымнарын түләү срогы тәмамлану алдыннан Питрәчкә Казаннан мобиль салым офисы килде. Ул кинотеатр фойесында урнашты, анда белгечләр халыкны кабул итте.
.jpg)
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясенең 2 нче номерлы камераль тикшерүләр бүлеге башлыгы Ольга Назарова билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләрнең төп агымы ике проблема белән бәйле: салым хәбәрнамәләре алынмау һәм түләү суммасы арту белән килешмәү.
«Түләүләр арттыруларның төп сәбәбе – кадастр бәясе күтәрелү», – дип аңлатты инспекция вәкиле.
.jpg)
Мобиль офисның актуальлеге консультация алырга теләүчеләрнең күп булуы белән расланды. Салым хезмәте вәкиле мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да кабул итәчәкбез дип ышандырды.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында Күн авылыннан Нурзия Шәрәфиева да бар иде. Хатын-кызның милек буенча салым суммасы быел ике тапкырга арткан.
.jpg)
«Эшнең нәрсәдә икәнен ачыкларга телим, - ди ул. - Дәүләт хезмәтләрендә моны белеп булмый, бары шәхси кабул итүдә генә».
Мобиль салым офислары дистанцион рәвештә, бигрәк тә ерак торак пунктларда яшәүчеләргә төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. 2024 ел өчен милек салымнарын 2025 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.