Питрәчтә радио һәм телевидение эшчәнлеге вакытлыча туктатылачак
Җәмгыять

Питрәчтә радио һәм телевидение эшчәнлеге вакытлыча туктатылачак

Бу хакта Татарстан цифрлаштыру министрлыгы хәбәр итә.

Питрәч авылында 23 апрельдә аналог һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларының вакытлыча туктатылуы көтелә. Сәбәбе - радиотелевизион тапшырулар үзәгенең үз объектларында планлы эшләр үткәрүе.