Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә хәзер безнең районнан хәрби операция зонасында катнашучылар имзалаган флаглар саклана

Алар белән бергә вымпел, безнең районда яшәүче тарафыннан бастырылган фронт газетасының берничә саны һәм башка хәрби экспонатлар.

Питрәчнең беренче мәктәбендә хәрби операция зонасында хезмәт итүче питрәчлеләрнең имзалары куелган район флагын уку йортына тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Сәламләү чыгышында район башлыгы Илһам Кашапов күп кенә питрәчлеләрнең гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуын билгеләп үтте. Ул үзенең инде икенче тапкыр сугышчылар белән күрешеп, аларга посылкалар тапшырырга барганын билгеләп үтте.

– Узган атнада икенче сәфәрдән кайттым. Егетләргә генератор, азыктөлек, хуҗалык товарлары, медикаментлар, маскировка челтәрләре һәм ике Шевроле Нива автомобиле алып бардык. Сватово һәм Херсон юнәлешләрендә безнең районнан мобилизацияләнгәннәр белән очраштым, – дип сөйләде ул.

Илһам Миңнеханович үзе белән районнан дүрт флаг алып китә, аларның икесен шунда калдыра, ә тагын икесен кире алып кайта. Аларны беренче мәктәп музеена тапшырдылар, флаглар белән бергә вымпел, безнең районда яшәүче тарафыннан бастырылган фронт газетасының берничә саны һәм башка хәрби экспонатлар.

Чарада беренче мәктәпнең чыгарылыш укучысы, Россия Герое Иван Додосовның әнисе Татьяна Николаевна, шулай ук хәрби операциядә катнашучы, әлеге мәктәп укытучысы Т. Павелның әнисе Венера Әхмәтвәлиевна катнашты. Алар улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шул ук вакытта Венера Әхмәтвәлиевнага улының батырлыгы һәм намус белән хезмәт иткәне өчен грамота да тапшырдылар.

– Минем Паша тууга ук кычкырып җибәрде һәм шул чакта табиб: «Чын ир-ат бу!» диде. Ул моны раслады: аз сүзле, күп сөйләми, ләкин күп эшли. Беренче сыйныфта мин аны музыка мәктәбенә бирдем, ул баян классына эләкте. Урындыкка утыргач, баян артыннан күренми дә иде. Бер-ике ай үтте һәм ул: «Әни, мине башка бу музыка мәктәбенә йөртмә. Мин дүрт һәм бишлегә генә укырга вәгъдә итәм», диде. Мин бала теләмәгәч, аны газапламаска булдым. Һәм ул үз сүзендә торды. Шулай да бу яхшы эз калдырды, соңыннан ул үзе гитарада уйный башлады. Һәрбер әни кебек, мин дә бала өчен борчылдым. Ул инде хезмәткә чакыру килгәнен белгән, ләкин башта әйтмәде, чөнки без юбилей үткәрдек, ә икенче көнне иртән үзе хәрби комиссариатка китте. «Качып йөрергә җыенмыйм, мин ир-ат!» диде ул. Без, әлбәттә, балаларыбыз өчен борчылсак та, алар белән горурланабыз, – дип уртаклашты Венера Әхмәтвәлиевна.

Чара дүртенче сыйныф укучысы Артур Золинның Олег Газманов башкаруындагы «Вперед, Россия» патриотик җыры белән тәмамланды. Малай, кыюлыгын җыеп, Павел Т. турында истәлекләре белән дә уртаклашырга теләде.

– Без бөтенебез аңардан өйрәнергә теләдек, чөнки ул бик яхшы физрук. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, ул һәрвакыт ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә иде, – дип билгеләп үтте малай.

Ул шулай ук Россия Герое белән танышудан алган тәэсирләре белән дә уртаклашты.

– Додосов белән исәнләшкәндә, ул миңа матур теләкләр әйтте. Мин аны беренче тапкыр күрдем һәм шунда ук аның яхшы кеше икәнен аңладым, – дип уртаклашты дүртенче сыйныф укучысы.

Иван Додосовның әнисе Татьяна Николаевна бу мәктәп аңа аеруча кадерле булуын билгеләп үтте, ул үзе дә кайчандыр монда белем алган. Балаларга һәм укытучыларга ул игелек һәм актив эшчәнлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса