Мондый тикшерүләр һәр сезон алдыннан үткәрелә

Район үзәгендә администрация бинасы каршында җирлек башлыкларының хезмәт машиналары каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин сүзләренчә, мондый тикшерүләр даими үткәрелә.
- Беренче чиратта, без машинаның техник торышын, аптечкаларның, авария билгеләренең, янгын сүндергечләренең булу-булмавын тикшерәбез. Бу җитәкчеләрне автотранспортка сакчылрак карарга этәрә һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын сизелерлек киметә, - дип сөйләде җитәкче.
Әлеге чараның максаты - дәүләт хезмәткәрләренең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм хезмәт транспорт чараларын дөрес файдалануга тикшерү.
ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇