Питрәч ковид-госпитале пациентларына 8 Мартка чәчәкләр бүләк иттеләр
Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Район башлыгы Илһам Кашапов Питрәч госпитале пациентларына 8 Мартка чәчәкләр бүләк итте.
Район үзәк хастаханәсе базасында урнашкан ковид-госпиталь узган елның октябрендә коронавирус буенча хәл начараю сәбәпле ачылган иде. Хәзер биредә 18 пациент дәвалана. Район башлыгы һәр хатын-кызга тизрәк савыгуларын теләде, аларны туганнары һәм якыннары көтүен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа