Питрәч медицина хезмәткәрләре Сәламәтлек скверына чәршәмбе өмәсенә чыктылар
Җәмгыять

Питрәч медицина хезмәткәрләре Сәламәтлек скверына чәршәмбе өмәсенә чыктылар

Алар бу территорияне атна саен тәртипкә китерәләр.

Чәршәмбе көнне Питрәч районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Сәламәтлек скверына чыгалар. Алар чүп-чарларны җыялар, чүп үләннәрен чабалар.
Скверда шактый уңайлы. Биредә эскәмияләр бар, шулай ук балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән.

Монда безнең пациентлар саф һава суларга чыга. Еш кына якында яшәгән балалар ата-аналары белән килә, - дди хастаханә хезмәткәре Алсу Нәҗмиева.