Питрәч районы балалар бакчаларында Май чабу бәйрәме уза
Җәмгыять

Питрәч районы балалар бакчаларында Май чабу бәйрәме уза

"Айгөл" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кышны озаттылар.

Район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе – Май чабу бәйрәме. Бүген «Айгөл» балалар бакчасында кышны озатып, язны каршыладылар. Балалар әйлән-бәйлән әйләнделәр, күңелле музыкага рәхәтләнеп биеделәр, халык уеннары уйнадылар.
Әлбәттә инде, Май чабу бәйрәме коймактан башка узмый. Чара ахырында балалар тәмле коймак белән сыйландылар.