Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы башлыгы чыршысы бәйрәменә мең ярымнан артык бала килде

Спорт мәктәбе залы Яңа ел мәйданчыгына әверелде, анда матур фотозоналар ясалды һәм яшел чыршы урнашты. Биредә район башлыгы чыршысы узды.

Бәйрәмгә укуда, иҗатта һәм спортта уңышларга ирешкән 536 иң сәләтле укучы чакырылган иде. 

Бу юлы пандемия аркасында чара 3 этапта узды. Бу балаларны бер үк вакытта бер урында  күпләп җыймау өчен эшләнде. Программада концерт, театральләштерелгән тамаша һәм тантаналы бүләкләү булды. Илһам Кашапов имзасы белән Рәхмәт хатларын 34 укучы алды. 
Бүләкләнүчеләрнең берсе – Колай  мәктәбе укучысы Данияр Хөснетдинов. Аның зур хыялы бар:

Шәп футболчы булырга телим, - ди малай.

Ул дүртенче сыйныфта укый, һәм хәзер инде үз максатына ышанычлы бара. Данияр үз командасы белән футбол буенча районара һәм республика ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтә. 

Ай саен диярлек призлы урыннар алабыз, һәрвакыт ярышларга барабыз. Шәмәрдән, Байлар Сабасында, Кама Тамагында булдык, - дип уртаклашты яшь әңгәмәдәшем. 

Булачак спортчыга хас булганча, мәктәптә иң кызыклы дәрес  дип физкультураны атады ул.  
Ә Кощак авылыннан сигезенче сыйныф укучысы Вероника Сидакованың яраткан фәне – тарих.   Күптән түгел ул тарих буенча олимпиаданың район этабында җиңүче булды, хәзер республика этабына әзерләнә. Әмма «район башлыгы чыршысы»нда аны иҗаттагы казанышлары өчен, ә нәкъ менә рәсем конкурсында  җиңүе өчен билгеләп үттеләр.

Рәсем ясарга яратам. Минем картиналарда архитектура һәйкәлләре, пейзажлар, портретлар сурәтләнгән. Бернинди түгәрәкләргә дә йөрмим, үзем интернетта видео аша өйрәнәм, - дип билгеләп үтте Вероника.

Ул да булачак һөнәрен сайлаган инде, график дизайнер булырга тели. 
Бу балаларның гына түгел, чыршы бәйрәме кунакларының да киләчәккә планнары зурдандыр, мөгаен. Һәм алар тылсымлы Кыш бабайга теләкләрен генә җиткереп  калмыйлар, аларны үтәү өчен үзләре дә зур көч куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса