Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районының яшь патриотлары үзләрен “Зарница 2017”дә күрсәтәчәк

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Питрәч комплекслы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә "Зарница 2017" хәрби-спорт уены узачак.

Питрәч мәктәпләре командалары җиңел булмаган берничә сынау үтү өчен сишәмбе көне, 21 февральдә, район үзәгендә җыелачак. Аларга интеллектуаль конкурста туган як тарихы турында белемнәрен, тезелүгә әзерлек күрсәтмәләрен күрсәтергә, пневматик мылтыктан атарга, АК-47 мылтыгын сүтеп җыю һәм башкаларны күрсәтергә туры киләчәк.

"Зарница 2017" 10.00 сәгатьтә традицион парадтан башланачак һәм якынча 16.00 сәгатьтә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса