Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында 2022 елда 24 күп фатирлы йорт территориясе төзекләндереләчәк

Питрәч авылында биш ишегалды, 11 — Ленино-Кокушкинода, икесе — Кощакта һәм берсе — Богородскийда ремонтланачак.

2022 елда Питрәч районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 24 күп фатирлы йорт территориясе төзекләндереләчәк.

Төзекләндерү буенча 19 ишегалды планлаштырылган, бу — 24 күп фатирлы йорт, 466 фатир һәм 55,8 мең кв.метр йорт яны территориясен төзекләндерү», - дип сөйләде район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.

Питрәчтә район башлыгы Илһам Кашапов катнашында «Безнең ишегалды» программасы буенча киңәшмә узды, анда һәр конкрет территорияне төзекләндерү турында фикер алыштылар. 2021 елдагы кебек үк, 2022 елда ишегалларында эшләр комплекслы булачак — канализация һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру белән бергә башкарылачак. Кайбер ишегалларында тулы реконструкция таләп ителә, кайдадыр бу эш өлешчә башкарылган. Челтәрләрне алыштыру район бюджеты хисабына башкарылачак.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары, ишегалларындагы балалар мәйданчыклары кайда урнашачагы турында фикер алыштылар, законсыз төзелешләр һәм гаражлар мәсьәләсен кузгаттылар.

Әлеге төзелмәләрнең күбесе Ленино-Кокушкино авылында ачыкланды. Биредә эшкә районның административ-техник инспекциясе кушылачак, һәм 2022 елның язына барлык законсыз корылмаларны да җыеп алырга кирәк булачак», — дип билгеләде Ләйсән Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса