Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр башланды

Эшләр Ленино-Кокушкинода старт алды.

Ленино-Кокушкинода Гагарин ур., 15 һәм 15а йортлары янында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре башланды. Беренче көнне территорияне чүп-чардан чистарттылар, иске бордюраларны җыйдылар, машиналар йөрү өлешен демонтажладылар. Хәзер юл катламына нигез салуга әзерлек бара. Аннары ком, вак таш, яңа бордюралар кайтарылачак, юл һәм тротуар өчен асфальт җәеләчәк.

Проект буенча һәр йортка ике парковка зонасы урнаштырылырга тиеш. Ишегалды уртасында балалар мәйданчыгы төзеләчәк, каплам комнан булачак. Йорт яны территориясендә яктырту җайланмалары урнаштыру күздә тотыла.

Прораб билгеләп үткәнчә, яңгырлар булмаса, эшләрне 2 атна эчендә тәмамларга планлаштыралар. Аннары киләсе участокларга күчәчәкләр. Ленино-Кокушкинода быел әлеге программа буенча барлыгы 11 ишегалды яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса