Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында «Донор көне» узды

Бу акциядә барлыгы 59 кеше катнашты һәм 27 литр кан җыелды

Һәркемнең дә күңелендә кемгәдер ярдәм итү, игелекле гамәл кылу теләге туганы бардыр. Тик моның өчен һәрвакыт акча кирәк кебек тоела. Бу дөрес түгел.

Чынлыкта бар да гади. Көн саен игелекле эш эшләргә була – әбигә юл аша чыгарга булышырга, сукбай мәче яки этне ашатырга, күршеңә ярдәм итәргә. Хәтта бер тиен дә акча тотмыйча, кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин. Донорлар нәкъ менә шундый кешеләр. Алар кан биреп, кеше гомерен саклап кала алалар.

- Кешеләр бик теләп донор булалар. Өч сәгать эчендә без 50дән артык кешене кабул иттек, - дип билгеләп үтте Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы җитәкчесе Хәйдәр Абдрахманов. Кан тапшыру пункты иртәдән үк район үзәк хастаханәсе территориясендә урнашты. Процедура алдыннан һәрбер кан бирүчене дә җентекләп тикшерәләр – кан басымын, пульсны, температураны, авырлыкны, буйны үлчиләр. Әгәр сәламәтлек тәртиптә булса, булачак донор бер стакан баллы чәй эчә һәм кан тапшырырга бара. Беренче тапкыр донор булганнардан 350 миллилитр, даими кан бирүчеләрдән 450 миллилитр алалар.

Күп кенә донорлар, канны яңарту организмга яхшы тәэсир итә, дип саный.

- Ни өчен игелекле эшкә кушылмаска ди, бер үк вакытта сәламәтлекне дә ныгытабыз бит! Донорлык файдалы да, диләр бит, - дип фикерләре белән уртаклаша Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Иван Волостнов.

 

Кан тапшырырга район башлыгы Илһам Кашапов та килгән иде.

- Илһам Миңнеханович беренче тапкыр гына кан тапшырмый, - дип билгеләп үтте район матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Плеханова.

Процедурадан соң һәр донорга 720 сум акча бирәләр, шулай ук аларга махсус белешмәләр дә тапшырылды, аның буенча ике көнлек түләүле ял алырга мөмкин. Җыелган материалны Республика кан үзәгенә Казанга җибәрделәр, соңрак аларны хастаханәләргә таратачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса