Питрәч районында «Күчмә кошларны каршы алабыз» акциясе узды
Без Питрәч авылы наратлыгында булдык.
Кошлар өчен ояларны балалар әтиләре белән бергә ясадылар. Ә интернат-мәктәп укучылары - үз укытучылары җитәкчелегендә.
Балаларның әтиләре бу чарага бик җитди карады. Алар агачка оя элү өчен кирәкле барлык җайланмаларны үзләре белән алып килгән иде.
Кошлар үрчесен, аларга уңайлы булсын өчен аларны сакларга кирәк, - ди питрәчле Евгений Бычков.
Бу акциянең максатын балалар да аңлый. Район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәп укучылары бирегә әтиләре белән килгән иде. Алар кошларга ояларны бергә ясаганнар. Горячевлар гаиләсе сыерчык оясы белән бергә җимлек тә ясаган. Кечкенә Рома картинаны интернетта күргән һәм әтисенә шундагыча оя ясарга тәкъдим иткән. Ә эш вакытында аңа эш коралларын биреп торган. Ильяс Шаһабиев кебек үк.
Без мондый чараларда еш катнашабыз. Кышын монда җимлекләр элдек, ә менә хәзер сыерчык оясы, – ди Рәдиф Шаһабиев.
Интернат-мәктәп укучылары да сыерчык оялары белән наратлыкка килделәр.
Мин укытучым Илнар Наилевич белән кошлар өчен оя ясадым. Торбасын, тәрәзәсен һәм ишеген үзем ясадым, - ди Антон Волковинский.
Һәркемнең кәефе күтәренке иде. Һәркем шатлана-шатлана кошларга оя элде. «Күчмә кошларны каршы алабыз» акциясендә район башлыгы Илһам Кашапов та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа