Питрәч районында узган уку елына нәтиҗәләр ясыйбыз
Укучыларның һәм укытучыларның уңышларын барлыйбыз
Район мәгариф системасында 18 мәктәп һәм 16 балалар бакчасы эшли. Мәктәпләрдә барлыгы 6200 бала белем ала, балалар бакчасына 2750 сабый йөри. 115 бала коррекцион мәктәпинтернатта укый.
2021-2022 уку елында Көек авылында 220 урынлы «Сказка», Богородск авылында 120 урынлы «Золотой ключик» балалар бакчалары, Көек авылында 1224 урынлы «Алгоритм» технологик лицее ачылды.
11 нче сыйныфны 101 укучы тәмамлады. 7 мәктәпнең 56 укучысы 80 баллдан югары күрсәткечләр белән БДИны уңышлы тапшырды. 20 чыгарылыш укучысы «Укудагы уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде. 74 абитуриент югары белем бирүче уку йортларына керде, 23-е урта һөнәри белем бирү уку йортларын сайлады. 9нчы сыйныфны 401 укучы тәмамлады, шуларның 241-е училище һәм көллиятләргә укырга керде. 160 бала белем алуларын мәктәптә дәвам итә.
756 педагогик хезмәткәр район мәгариф учрежденияләрендә эшли. Аларның 148-е (19,6 проценты) югары квалификация иясе, 438- е (57,9 проценты) беренче квалификация укытучылары, 30-ы (4 проценты) хезмәт стажы 5 елдан да азрак булган яшь белгечләр.
30 укучы региональ һәм республика этабында уздырылган бөтенроссия олимпиадалары җиңүчесе һәм призеры булды.
500 мең сумлык республикакүләм грантка Ленино-Кокушкино, Питрәчнең беренче мәктәпләре, Татар Тау Иле авылы «Әкият» балалар бакчасы лаек булды. Аларга акча республикада яшәүче милләтләрнең телләрен, гореф гадәтләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча проектларны тормышка ашыру өчен бирелде.
1 миллион сум акча «Бәләкәч» (Питрәч) һәм «Золотая рыбка» (Көек) балалар бакчалары, «Заманча мәктәп» федераль программасы кысаларында отты.
500 сумлык грантны «Билингваль балалар бакчасы» республикакүләм бәйгесендә җиңеп, «Айгөл» балалар бакчасы отты. 50 мең сумлык грантны татар телендә белем бирүче 6 укытучы һәм тәрбияче республика конкурсында җиңү яулап отты.
5 мәктәп һәм 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары 26 эксперименталь һәм инновацион мәйданчыкта үз эшен алып бара.
2 миллионнан артык акча муниципаль бюджеттан мәгариф учрежденияләрен ремонтлау өчен бүлеп бирелде.
13 миллионга Кощак, Богородск, Ленино-Кокушкино мәктәпләрендәге азыктөлек блоклары ремонтлана, яңа җиһазлар кайтартылды.
4 миллион сумга Богородск, Питрәчнең икенче мәктәбендә химия, биология, информатика кабинетларына ремонт ясала, «Үсеш ноктасы» программасы буенча яңа җиһазлар кайтарылды.
12 миллион сумга Иске Шигали авылындагы «Солнышко» балалар бакчасында капиталь ремонт ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа