Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында ярты ел эчендә ике яңа балалар бакчасы төзеләчәк

Без төзелеш эшләренең нинди стадиядә булуын белдек.

Богородск һәм Көек авылларында тиздән 220 һәм 120 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә учреждениеләр барлыкка киләчәк.

Бер балалар бакчасы «Светлый» торак комплексы территориясендә урнашачак. Бүген эшчеләр фундамент салу, стена блокларын урнаштыру белән мәшгульләр. Ай дәвамында бу эшләрне төгәлләү һәм кирпечтән стена күтәрү эшләренә керешү планлаштырыла.

Без тәүлек буе эшли торган ике сменалы эш режимына күчтек. Хәзерге вакытта объектта 34 кеше эшли. Барлык кирәкле техника җәлеп ителгән: экскаваторлар, күтәртү краннары, бетононасослар, бетонболгаткыч, - дип санап китте субподрядчы оешма вәкиле Алексей Бедиров.

Башка объектта -  Богородск авылында -  җир эшләре тәмамланган, хәзер фундамент салына. Биредә иртәнге дүрттән кичке алтыга кадәр 10га якын кеше эшли.
Җирле халык өчен балалар бакчалары төзелеше турындагы яңалык күптән көтелгән вакыйга булды.

Без Көеккә бер ел элек күчтек. Балаларыбызны балалар бакчасына чиратка бастырдык. Рафилгә хәзер 5 яшь, ә Әминәгә 1 яшь. Тиздән бакча төзеләчәген ишеткәч, мин бик сөендем. Улым һәм кызым анда йөрергә өлгереп калырлар дип өметләнәм. Мин декрет ялыннан эшкә чыга алыр идем, балаларны калдырырга кеше юк бит. Әти-әниләр ерак яши, ирем эштә, - дип сөйләде Гөлнара Ямалетдинова.

Объектлар «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка киләчәк. Аларны кыска вакыт эчендә – бу елның 1 августына кадәр төзеп бетерергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса