Җирләү иртәгә.
Татьяна Витковская 1924 елның 23 гыйнварында Минзәләдә офицер гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң педагогия училищесына укырга керә. 1943 елда үз теләге белән фронтка китә. Украинада, Польшада зенитчы-артиллерист буларак сугыша.
Сугыштан соң күпмедер вакыт хәрби госпитальдә эшли, ә Казанга кайтканнан соң балалар укытуын дәвам итә. Күптән түгел бертуганының кызы Галина Владимировна белән Питрәчкә күчеп килгән.
Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.