Питрәч районының ике мәктәбендә «Үсеш ноктасы» буенча кабинетлар яңартыла
Эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Питрәч икенче һәм Богородск мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләрен булдыру буенча эш алып барыла.
Яңа уку елы башланырга да күп вакыт калмады. Питрәчнең 2 нче мәктәбендә өч фән кабинеты укучыларын күңелле сюрприз көтә. Анда косметик ремонт үткәрелде, сыйныфлар яңа төс алды.
Барысы да демонтаж эшләреннән башланды: стеналарны буяуга әзерләнделәр, штукатурладылар... Шунысы игътибарга лаек, буяулар - махсус, экологик яктан чиста, алар балалар өчен зыянсыз. Эшләр барышында яңа линолеум җәйдек, батареялар урнаштырдык, – дип сөйләде подрядчы оешма вәкиле Елена Старшинова.
«Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләрендә шулай ук яңа заманча уку җиһазлары барлыкка киләчәк.
Без ноутбуклар, принтерлар, лаборатория җиһазлары алачакбыз. Болар барысы да укучыларга төп дәүләт имтиханнарына һәм БДИга сыйфатлы әзерләнергә ярдәм итәчәк. Җиһазларның бер өлеше кайтты инде, - дип билгеләп үтте Питрәч икенче мәктәбенең химия укытучысы Надежда Антипова.
Физика, химия, биология, технология, информатика фәннәре кабинетлары заманча төс ала һәм «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында яңа уку җиһазлары белән җиһазлана.
Мондый дәүләт ярдәменә без бик шат. Үз чиратыбызда, укучыларның белем сыйфатын күтәрергә тырышырбыз, - диде шул ук мәктәпнең физика укытучысы Петр Курицын.
Быел «Үсеш ноктасы» үзәкләре шулай ук Богородск урта мәктәбендә дә барлыкка килде. Әлеге проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле безнең район мәктәпләрендә шундый 8 үзәк ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа