Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Әлфия Шәйхетдинова: “Өч көндә яңа костюм тегә идем”

Ул гомеренең 35 елын яраткан эшенә багышлаган

Элек һәр авылның үз тегүчесе булган. Авыл кызлары аңа чират торып берсеннән-берсе матур күлмәкләр тектергән. Әлеге һөнәр иясе Әлфия Шәйхетдинова шул турыда сөйләде. 

Әлфия Сәмигулла кызы 1956 нчы елда Күн авылында дөнь яга килә. Төпчек кыз дүрт бертуган абыйсынының сөенече булып, кадер-хөрмәттә үсә. Өйләрендә һәрвакыт тегү машинасы торган аларның. Бәлки шуңадыр да күңеле тегүчелек һөнәренә тартылган. Мәктәпне тәмамлагач, Әлфия ханым ОПКда иратлар костюмы тегүчесе һөнәрен үзләштерә. Укырга кергәнче азмы-күпме тегә белсә дә, уку йортында аңа бу һөнәрне яңабаштан – инде профессионалларча үзләштерергә туры килә.

Без бит өйдә кулга энә тотып кына тегә идек. Уку йортында инде уң кулның урта бармагына уймак киеп тегәргә өйрәндек. Энәне дә теләсә ничек тотарга ярамый – билгеле бер градуска авыштырып кына тотарга кирәк. Дөрес эшләмәсәң – тегелеш үзгәрә. Ир-ат костюмы тегүнең дә үз нечкәлекләре бар. Бер костюм тегү өчен генә дә биш төрле тегү алымы кулланырга кирәк. Мин ир-ат костюмын өч көн тегә идем. Әле бу вакытка үлчәмнәрне алу керми. Хезмәт хакыбыз уртача булды, аена якынча 70-80 сум акча эшли идек, - ди Әлфия ханым.

1 ел да 4 ай белем алганнан соң яшь белгеч Питрәч районы КБОсындагы тегү цехында ир-атлар костюмы тегүчесе булып эшкә урнаша. Үз һөнәренә тугры калып, әлеге оешма ябылганчы, 25 ел шушында хезмәт куя.

Хәзер дә анда эшләгән елларымны яратып искә алам. Коллективыбыз да бик дус, бердәм иде. Хезмәттәшләрем белән әле дә аралашып, очрашып торабыз, алабыз, - ди Әлфия ханым.

Һөнәре буенча тегүче булгач, балаларын да үзе киендерә ул.

Балалар Яңа ел бәйрәмнәрен зарыгып көтеп алды. Аларга балалар бакчасына, мәктәптә узган бәйрәмнәргә төрле җанварлар костюмнары тегеп бирә идем. Улым белән кызымның теккән киемнәремә куануларына карап, мин дә сөендем. Ул вакытта андый әйберләрне кибеттән табып булмый иде әле. Бәйрәм җиткән саен һәр ана үзенчә кием дизайнеры булды. Тегүчелек эшемдә иң истә калган мизгелләрем дә шул булды, - ди Әлфия ханым.

КБО таралганнан соң, 2005 елда ул районның «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли башлый. Мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә киемнәрен ремонтлап бирә яшьлек елларын искә торган булган.

59 яшемә кадәр эшләдем. 2015 елда иремнең сәламәтлеге какшап китте дә, аны тәрбияләргә дип эштән чыктым. Хәзер мин лаеклы ялда. Аңа карама, йортыма әле дә тегү эше белән кешеләр ишек шакый. Кемгәдер чалбар балакларын кыскартырга кирәк - бу эшне аеруча да яратып башкарам. Кемдер киемнәрен фигурасына туры китерә, замоклар алмаштыра. Кирәк кешегә тәрәзәсенә челтәрләр дә тегеп бирәм. Бу мәшәкатьлерәк эш, әлбәттә, ләкин кереме яхшы, - ди ул.

Әлфия апаның эш өстәлендә ике төрле тегү машинасы тора. 55 яшьлек юбилеена балалары – оверлок, ире – тегү машинасы бүләк иткән.

Мин эшкә килгән чорда, безнең цехка яңагына мәктәпне бетергән балалар тегүчелеккә укырга килә иде. Без аларны берничә айдан үзебезгә ярдәмче буларак эшкә алдык. Ә хәзер тегү цехлары бетте. Шуңа яшьләр тегүчелеккә укымый да. Киемнәрне дә базардан гына алалар. Аларның сыйфаты тегелгәнгә караганда түбәнрәк. Бер җәй кисәң, киләсе сезонга киеп булмый инде. Беренчедән, киемнең төсе уңып, тузып бетә, икенчедән, модасы чыга. Без яшь чакта күлмәкләрне җидешәр ел кисәк тә, өр яңа кебек тора иде. Хатын-кызлар пәлтәсе дә тегә идем әле. 6-8 ел кигәннән соң драп пәлтәне эчке ягын әйләндереп яңадан тектерергә сорап килделәр ул вакытларда. Ул яңа кебек тора, чөнки материалның сыйфаты яхшы. Тектерелгән әйберләрнең бәяләре дә кыйммәтрәк. Шуңа да бәлки хәзер андый киемнәргә ихтыяҗ зур түгел, - ди ул.

Бүген, Әлфия ханым лаеклы ялда. Өй каршында берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә. Бакчасында яшелчә, бәрәңге өлгерә. Оныклары да дәү әниләренең тәрбиясен алып, тормыш тәҗрибәсен күреп үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса