«Миңа тиздән 80 яшь тулачак, пенсияне арттырырлармы?»
Шундый сорау белән редакциягә Питрәч авылында яшәүчеләрнең берсе мөрәҗәгать итте.
Әлеге сорауга җавапны пенсия фонды бүлегенең клиентлар хезмәтендә бирделәр.
80 яше тулган пенсионерлар югары фиксацияләнгән түләү алу хокукына ия. Ягъни бу яшькә җиткән һәм картлык буенча иминият пенсиясен алган кешеләргә түләү суммасы арта. 2021 елның 1 гыйнварыннан арту күләме 6044 сум 48 тиен тәшкил итә, фиксацияләнгән түләүнең гомуми суммасы – 12088 сум 96 тиен.
Фиксацияле түләү әлеге яшькә җиткәч автомат рәвештә билгеләнә. Пенсияне яңадан исәпләү турында гариза бирергә кирәкми.
80 яшькә җиткән һәм пенсиянең башка төрен алган гражданнар, югары фиксацияләнгән түләүне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенә күчәргә хокуклы. Моның өчен офлайн яки онлайн режимда гариза бирергә кирәк. «Гражданинның шәхси кабинеты» аша Россия пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук гаризаны алдан язылу буенча клиент хезмәте аша да бирергә була. РФ Пенсия фонды сайтында электрон сервис, Россия пенсия фондының мобиль кушымтасы, клиентлар хезмәтенең 30478 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа