Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле Нина Овчинникова: «Мин аннан да гүзәлрәк урынны белмим»

Аның яшьлек еллары Лесничество поселогында узган, бүгенге көндә бу поселок турында белүче дә юк инде

Питрәч районы картасындагы тагын бер кечкенә нокта – Лесничество поселогы (хәзер инде элеккеге), ә факт буенча бу хәзерге вакытта зур булмаган авыл - Кызыл Яшьләр янәшәсендәге Питрәч урман хуҗалыгы.

Бу торак пунктны юкка чыккан авыл дип әйтү бик үк дөрес булмас. Төгәлрәге, соңгы унъеллыкта Лесничество поселогы шактый зур метаморфозалар кичерде. Нина Николаевнаның улы – Евгенийның паспортында туган урыны Лесничество поселогы дип язылган. Ул 1966 елдан башлап кына шулай дип атала башлаган, ә моңа кадәр ул кордон булып саналган.

Авыл җирлеге узган гасырның алтмышынчы еллар уртасында зур булмаган. Поселок бер урамнан гыйбарәт булган. Нина Николаевна сөйләвенчә, өч хуҗага исәпләнгән йортларның берсендә аның гаиләсе, Островскийлар һәм Ермолаевлар яшәгән. Тагын бер йорт бухгалтерга бирелгән була. Дүрт фатирлы йортта урманчы, урманчы ярдәмчесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Анастасия Асафова (сугыш вакытында ул очучы булган) яши һәм килгән кешеләр өчен фатир була. Авыл җирлеге кечкенә булса да, шактый актив һәм динамик тормыш белән яшәгән. Поселокта пилорама эшләгән, анда такта ярганнар, утын әзерләгәннәр, тартмалар, штакетниклар ясаганнар. Берничә торак йорттан тыш монда киптергеч тә булган, анда юеш агач кабыклары һәм орлыкка нарат күркәләре киптерелгән.

Юкә каерысын эшкәртү процессын инде күпләр оныткандыр, – дип сөйли Нина Николаевна. - Башта урманда юкә агачының кабыгын салдыралар, аннары Мишә елгасына салып куялар иде. Яр буенда су җылы булырга, агым булмаска тиеш. Аны җәй ахырына кадәр шулай тоталар. Август-сентябрь айларында агач тукымасын кәүсәдән аерырга була иде инде. Аннары киптерергә җибәрәләр. Ә кышын юкәдән капчыклар тукыдык. Аларны базаларга озаталар, аларга балык тутыралар иде. Язын урман хуҗалыгында эшләүчеләрнең барысы да агач утыртырга чыктылар. Ул вакытта без утырткан агачлардан урман полосалары хасил булды. Хәзер ПМК тирәсеннән, Ленино-Кокушкинодан Сабага таба илтүче трасса буеннан узганда аларга сокланмый мөмкин түгел. Иске Шигалидән Пановкага кадәр дүрт рәтле юл яны полосасы дисеңме? Ә урманда күпме агач утырттык! Аларны санап бетерерлек түгел. Җәен яңа утыртылган агач үсентеләре территориясенә чүп утарга бара идек.

Узган елларны искә алып, Нина Николаевна пилорамадан ерак түгел поселокта зур бакча урнашуын әйтә: уң якта – алма бакчасы, сулда – карлыган. Кызганыч, бүгенге көндә бакча сакланып калмаган. Ат абзары да булган. Анда авыр йөк атлары асраганнар, алар белән бүрәнә ташыганнар. Аннары, аның сөйләвенчә, трактортрейлер, «Беларусь» тракторы барлыкка килгән. Иске контора янында урман хуҗалыгының яңа бинасы төзелә. Урман хуҗалыгының элеккеге бинасын торак йорт өчен биргәннәр. Нина Николаевна, иске бинаның кайчандыр ике бертуганныкы (аларны революциядән соң милекләреннән мәхрүм иткәннәр) булуы турында сөйләде. Хәтта бертуганнарының берсе Мишәдә байлык салынган сандык батырган дигән риваять тә бар. Чоңгыл бик тирән була, анда чумарга куркалар. Гомумән, аның әйтүенчә, алтмышынчы елларда Мишә бик тирән булган.

Ә анда күпме балык су өстендә үк йөзеп йөри иде! – диде ул гаҗәпләнеп. Урман хуҗалыгына һәрвакыт Кызыл Яшьләрдә яшәүчеләр кибеткә товарга килде. Әле монда тагын скипидар заводы бар иде. Соңрак аны Казанга күчерделәр. Бүгенге көндә урман хуҗалыгында пилорама гына сакланган. Шулай ук урман хуҗалыгы, питомник. Контора бинасы артында (искесе шунда ук янәшәдә иде) кордон башлана.

Бердәнбер урамда хәзер зур коймалар артында матур йортлар. Элеккеге иске йортлардан бары тик бер генә йорт калган. Кайчандыр биредә урманчы Яминов яшәгән, диләр. Узган гасырның алтмышынчы елларыннан бирле шундый кечкенә генә җирлек тә шактый үзгәрешләр кичергән.


Поселок 1966 елдан гына Лесничество дип атала башлый, ә моңа кадәр ул кордон булып исәпләнә.


Җирлектә пилорама эшли, анда такта яралар, утын әзерлиләр, тартма, штакетниклар ясыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса