Питрәчлеләр, сөрем газыннан сакланыгыз!
Сөрем газы белән агуланудан сакланырга ярдәм итүче мөһим кагыйдәләр.
- Газ приборларын кулланганчы һәм кулланганнан соң, һичшиксез, тарту көчен тикшерегез, хәтта җылылык саклау өчен дип вентиляцияне капламагыз һәм газ приборларын эшләтү өчен җитәрлек һава кушылмасы тәэмин ителүне күзәтегез;
- Газ приборларын озак вакытка караучысыз калдырмагыз;
- Техник хезмәт күрсәтү өчен елга бер тапкыр газ хезмәте хезмәткәрләре тикшерүен тәэмин итегез;
- Торак биналарны сөрем газы концентрациясе аз булганда да куркыныч булуы турында мәгълүмат бирүче сөрем газын табу датчиклары белән җиһазландырыгыз;
- Ремонт эшләре барган вакытта фатирларда бүлмәара ишекләр астында ара булырга тиеш, вентиляция каналларының тишекләрен япмагыз, болар барысы да һава алмашын начарайта;
- Биналарны җылыту өчен газ плитәләреннән файдалану, газ җиһазларын үз белдегең белән үзгәртеп кору, алыштыру һәм ремонтлау тыела.
☎️ Авария газ хезмәте телефоны: "04". Ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры: "112".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа