Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү чарасында катнашты

Чакырылган кунаклар арасында Питрәч авылыннан Геффель һәм Додосовлар булды.

Казанда республика башлыгы һәм аның тормыш иптәше катнашында ТРның иң яхшы гаиләләре белән традицион очрашу узды.

Ирле-хатынлы Федор һәм Венера Геффель 42 ел бергә бәхетле гомер итә. Икесе дә 40 елдан артык мәгариф системасында хезмәт куя. Венера Ивановна Питрәчнең 1 нче мәктәбендә биология укытучысы булып эшли. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек булган. Федор Готфридович та мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бүләкләргә ия. Институтны тәмамлаганнан соң ул Питрәч авылында тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр мәктәбендә укытучы булып эшләгән, бүген Казанның 184 нче мәктәбендә химия укытучысы булып эшли.


Алексей һәм Татьяна Додосовлар 37 ел элек өйләнешкән. Алексей Анатольевич Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң 1983 елда хезмәт эшчәнлеген машина йөртүче буларак башлый һәм үз һөнәренә тугры кала. Хәзерге вакытта үзмәшгуль буларак эшли, йөкләр ташый. Татьяна Николаевна Казан җиңел сәнәгать техникумын тәмамлаган, озак еллар шәхси эшмәкәр булып тора.
рле-хатынлы Додосовлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар үзләренең язмышларын хәрби һөнәр белән бәйләгән. Уллары Иван күптән түгел «Россия Герое» дигән югары исемгә лаек булды. Аның карт бабалары - Бөек Ватан сугышы ветераннары, әнисе ягыннан бабасы – хәрби, туганнан туган абыйсы – Әфган сугышында катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса