Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә махсус таныклыклар тапшырдылар

Безнең районның өч кешесе Император православ палестин җәмгыятенең документын алды.

Питрәчлеләргә махсус билге һәм таныклыкны Император православ палестин җәмгыяте  (ИППО) Татарстан бүлеге җитәкчесе Дмитрий Хафизов тапшырды.

Җәмгыятьнең яңа әгъзалары - район территориаль комиссиясе рәисе Сергей Павлов, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина һәм Питрәч туган якны өйрәнү музее директоры Елена Корябина.

Тантанада шулай ук җәмгыять эшчәнлегенең өстенлекле мәсьәләләре турында фикер алыштылар, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләделәр.

Император православ палестин җәмгыяте – 1882 елда Россиядә оештырылган Халыкара фәнни һәм гуманитар оешма.

Аның эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны җәмгыятьнең рәсми сайтыннан укып  белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса