Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез
ТР Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең яңа башлыгы итеп Фаткуллин Шамил Ратиф улы билгеләнде.
Шамил Ратиф улы Фаткуллин 1981 елда Казанда туа. 2000 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итүне 2000 елның августында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, Яр Чаллы шәһәре Үзәк Эчке эшләр бүлеге башлыгы вазыйфасында башлый. 2010 елның сентябрендә Чаллы шәһәре Автозавод Эчке эшләр бүлегенең криминаль милиция линиясе буенча оператив-эзләү бүлеге башлыгы вазыйфасына билгеләнә. 2012 елдан 2014 елга кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча Автозавод идарәсенең 1 нче җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара. 2018 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең агентлык-оператив һәм зона эше бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасында, 2019 елда – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт яклавына алынырга тиешле затларның иминлеген тәэмин итү буенча оператив-эзләү бүлеге башлыгы.
Россия Эчке эшләр министрлыгының 1, 2, 3 дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Россия полициясенә 300 ел» медале белән бүләкләнгән.
Өйләнгән. Улы һәм кызы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа