Питрәчнең алдынгы механизаторларын танып белергә кирәк
Питрәч кырларында күпме уңыш җыеп алынган һәм кемнәр алдынгылар рәтендә бара, безнең материалда укыгыз
Хәзерге вакытта иген басуларындагы матурлыкны сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Якты кояш җиргә җылы нурларын сибә, сап-сары иген кыры күзләрне камаштыра, зәңгәр күк йөзе күңелгә рәхәтлек бирә. Безнең аграрийлар бу чорда иртә таңнан караңгы кичкә кадәр эшли, әмма аларның бу матурлыкка хозурланып торырга вакытлары юк. Һава торышы яхшы торганда, алар уңышны тиз арада җыеп алырга ашыга.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 сентябрьгә безнең районда 24703 гектарда бөртеклеләр суктырылган, бу барлык мәйданның 80,82 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләрнең уртача уңыш чыгышы гектардан 29,57 центнер.
Басуларда барлыгы 73 комбайн эшли.
Комбайнчылар арасында «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторлары Илфат Әхмәтов, Ренат Шәрәфетдинов, Илнур Фәсхетдинов, Рузил Гайнуллин югары күрсәткечләргә ирештеләр. «Нью Холланд СХ 6090» комбайнында алар 1774әр тонна ашлык суктырдылар.
2 нче төркем комбайннары арасында алдынгылар:
Фәрдүс Миндубаев - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы Дон-1500 комбайнында 1454 тонна ашлык суктырган;
Рәшит Гыйниятов - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы Дон-1500 комбайнында 1332 тонна ашлык суктырган;
Нияз Гыйниятов - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы Акрос-530 комбайнында 1084 тонна ашлык суктырган.
1 нче төркем комбайннары арасында иң яхшылар:
Евгений Федотов - «АгроЛак» ҖЧҖ механизаторы КЗС-812 комбайнында 942 тонна ашлык суктырган;
Илнур Шаһиҗиһанов - «Макс-Ойл» ҖЧҖ механизаторы Вектор 410 комбайнында 903 тонна ашлык суктырган;
Шамил Гыйләҗев - «Макс-Ойл» ҖЧҖ механизаторы Нова-320 комбайнында 893 тонна ашлык суктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа