Питрәчнең беренче сыйныф укучылары полиция хезмәткәрләреннән яңа портфельләр алды
Һәр елны, яңа уку елы алдыннан, район эчке эшләр бүлегендә беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшыру тантанасы уза. Бу ел да искәрмә булмады.
Питрәчлеләр арасында «Шатлык» балалар приютында тәрбияләнүчеләргә игътибар бирүче игелекле, ярдәмчел кешеләр бар.
Полиция подполковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге башлыгы Зөфәр Гарәфиев алты сабыйга бүләкләр тапшырды һәм котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Бу изге эшнең иганәчеләре - полициянең шәхси составы. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» район акциясендә катнашалар һәм традиция буенча уку елы башында «Шатлык» балалар приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшыралар.
- Алар - безнең балалар. Һәркем аларга ярдәм итәргә тиеш. Үз үрнәгебез белән барысына да битараф булмавыбызны, безнең кайгыртуга мохтаҗ кечкенә питрәчлеләребез булуын, һәм аларның тормышын яхшы һәм якты мизгелләр белән тулыландыра алуыбызны искә төшереп үтәсе килә, - диде Зөфәр Гарәфиев. – Без, үз чиратыбызда, алга таба да хәйрия акцияләре уздырачакбыз. Оешма-предприятиеләргә, хезмәттәшләремә, безгә ярдәм иткән барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа